Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сездән үрнәк алырлык!

Бәйрәм алдыннан шәһәр урамнарын аллы-гөлле утларга күмеп матурласалар да, араларында, ни гаҗәп, ризасызлык белдереп, канәгать булмаучылар табыла.

Кемгәдер үзәк чыршы ошамый, кемгәдер башкасы. «Әнә, азрак авыл кешесеннән үрнәк алыгыз», – диясе килә шул чакта юктан гаеп табып утыручы диван критикларына. Алар шәһәрлеләр кебек кемдер килеп урамнарны, йортларны бизәгәнне көтеп ятмый, ә үз фантазияләрен һәм күңел җылысын кушып иҗат итә. Әйе, кардан сыннар әвәли, утлар элеп куя дип кенә язарга кул бармый, ә чын мәгънәсендә бирелеп китеп иҗат итә алар.

Берничә ел рәттән уңышлы гына уздырылучы һәм матур традициягә әйләнеп баручы «Безнең йортта – яңа ел!» бәйгесе дә нәкъ менә шуны раслый. Редакциягә җибәрелгән фотоларны күреп, осталыгыгызга сокланып, гаҗәпкә калабыз. Менә Олы Ачасырдан Абзаллиннар гаиләсен генә карагыз әле сез!

Кар бабай, Болан чанасына утырып, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга кузгалган. Гаилә башлыгы Фәрит абыйның кулыннан килмәгән эше юк шул. Ә Гадиевлар гаиләсе ел да капка төпләрен үзенчәлекле итеп бизи, шәһәр чыршыларыннан бер генә дә ким җире юк.


Норлаттан Әдиятуллиннарның кар сыннары тулы бер шәһәрчекне хәтерләтә. Һәм башка эшләр дә бары мактау сүзләренә лаек, афәрин.

Бизәлгән йортыгыз­ны, капка төбен фотога төшереп, редакциябезгә юллау өчен вакыт аз гына калып бара. Электрон адресыбыз да шул ук: yashel_uzen@mail.ru. Фотоларыгызны ВК төркеменә «сообщение» итеп тә җибәрер­гә була. Бәйгегә нәтиҗә февраль аенда ясалачак, ашыгыгыз, дуслар! Чөнки җиңүчеләрне, елдагыча ук, Яшел Үзән районы башлыгының саллы бүләкләре көтә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев