Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сездән – хезмәт, район башлыгыннан – бүләк

Район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы «Иң яхшы ишегалды» бәйгесен 2015 елдан бирле оештыра. Һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Быелгы бәйгегә гариза бирүчеләр дә шактый иде. Бары тик конкурс шартларына туры килмәүчеләр генә төшеп калды.

Әйе, бәйгенең төп шарты буенча матурлык бакчада гына түгел, ә өй алдында һәм капка төбендә булырга тиеш иде. Максатыбыз чәчәкле, бизәкле клумбалар хуҗаларның үзләрен генә түгел, ә авылдашларын да сөендереп тору булды. Күпләр чәчәкләр утырту белән генә чикләнмичә, капка төбендә булган буш урынга балалар мәйданчыгы да, төрле фигуралар да ясап куйды, кыскасы – фантазиянең төрлелегенә гаҗәпләр калырлык. Һәм беренче тапкыр бәйгегә старт бирелгәндә район башлыгы Александр Тыгинның: «Менә күрерсез әле, өч елдан бу конкурста һәр авылдан катнашучы булачак!» – дигән сүзләренә шикләнеп караган булсак та, теләгебезгә ирешә барабыз.
Әлбәттә, районыбыз­да чәчәкләр үстерергә яратучылар безнең катнашучылар белән генә чикләнми. Кемдер бәйге турында соң ишетте, кайберәүләр теләге булып та, урамда матурлык тудыра алмый. Андыйлар да бар, яхшы беләбез. Мәсәлән, Бишнәдә яшәүче Хөсәеновлар ишегалдына керсәң, чәчәкләрнең күплегеннән күзләр камаша, тиз генә әйләнеп чыгам димә, ә капка төп­ләреннән көн дә көтү йөри.
Быел аеруча Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил, Олы Шырдан җирлеге авыллары бәйгедә актив катнашты. Һәм финалга 14 эш чыкты, аларның һәммәсен баш архитектор Юрий Герасимов җитәкчелегендәге комиссия карап, тикшереп, бәя бирде.

Шулай итеп, «Иң яхшы ишегалды» бәйгесенең финалистлары белән газетаның җомга санында (№68) таныша аласыз.

Берсе тәмам, икенчесенә дә тиздән старт биреләчәк. «Безнең йортта Яңа ел» дип исемләнгәне шулай ук зур колач белән узар дип өметләнәбез. Күргәнегезчә, бүләкләр саллы, яңа бәйгедә читтә калмассыз, катнашырсыз дип өметләнәбез. Аның шартлары турында «Яшел Үзән» газетасыннан укый алачаксыз. Язылыгыз, катнашыгыз! Сездән – фотолар, район башлыгыннан – бүләк.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Яшел Үзән самый лучший двор призы