Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез ялган акчаны аера аласызмы?

«Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе кысасында Яшел Үзән механика көллиятенең 30дан артык студенты полиция хезмәте үзенчәлекләре белән таныша алды.

Россия студентлары көне алдыннан Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы әгъзасы – ЗМКның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Милицина полициягә «десант» оештыру һәм шулай ук яшьләрне эксперт-криминалистика үзәге эше белән таныштыру инициативасына кушылды. 
– Эксперт һөнәрен берәү дә тыныч хезмәт дип әйтә алмас, – диде үзәк җитәкчесе полиция подполковнигы Марина Ильина. –Алар беренчеләрдән булып таланган фатирга яисә үтерү булган урынга баралар: вакыйга чыккан объектны тикшерәләр, фотога төшерәләр, бармак эзләрен алалар. Табылган бер чәч бөртеге аша кешенең кан группасын, җенесе һәм якынча яшен, пуля эзеннән – нинди коралдан һәм ничек атылуын, шиналар эзеннән – автомобиль маркасын, почеркыннан хат авторын билгелиләр. Кешеләр язмышы хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына бәйле. 
Марина Алексеевна кунакларын бүлекчә эше белән таныштырды, ялган акчаларга экспертиза ясауны күрсәтте. Студентлар башка төр экспертизалар белән дә танышты. 
Кинологлар кунакларга дүрт аяклы ярдәмчеләрен ничек өйрәтүләре турында сөйләде. Бигрәк тә этләрнең үз осталыкларын күрсәтүе кызыклы булды. Эксперимент буларак кинологлар наркотик матдә исе килеп торган имитатор куйды, ә этләр аларны эзләп тапты. Кече инспектор-кинолог, полиция прапорщигы Ольга Ефремова белән ярдәмчесе – лабрадор Фред үз бурычын үтәде. Ә полиция сержанты кече инспектор-кинолог полиция сержанты Владислав Строителев немец овчаркасы Ханс белән шартлы җинаятьчене тоткарлады. 
Соңыннан студентлар десанты милиция тарихы музеенда булып, анда аларны бүлекнең тарихы белән ветераннар советы рәисе Алексей Карин таныштырды, «Наркотикларга –юк!» буклетлары таратты. Студентларның сүзләренә караганда, аларга монда бик кызыклы булып, кайберләре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең ирекле ярдәмчеләре булырга, киләчәктә полициягә эшкә килергә теләк белдерде.


Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев