Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез икегез – бербөтен

Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!

Мәхәббәтсез яшәп булмый, олыгайган көндә дә, дип юкка гына җырламыйлардыр ул. Бу атнада илебез Гашыйклар көнен билгеләп үтте. Тагын бер тапкыр сөйгәнебезгә, яраткан кешебезгә хисебезне белдерергә, җылы карашыбыз, ихтирамыбыз белән бәхетле итәргә мөмкинлек тә иде бу.

14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан газетабыз сайтында «Без икебез – бербөтен» дигән исем астында фоторәсемнәр бәйгесе игълан иткән идек. «Яшел Үзән» укучылары юллаган фотографияләрнең һәммәсенә карагач, «Сөбеханаллаһ, күз тимәсен, бигрәк бер-берегезгә пар килгәнсез инде», – дип сокландык. Без татарларда чиләгенә күрә капкачы дигән килешле әйтем дә бар әле. Чынлап та, төрле җирдә туып, үсеп, язмыш җилләре белән көтмәгәндә, уйламаган җирдә танышып, кавышкан ике ят кеше ничек шулай бер-берсенә охшый ала икән соң ул?! Никах күкләрдә үк укыла диюләре хак күрәмсең.
Җиңүчене без, гадәттәгечә, тавыш бирү юлы белән сайлап алдык. Катнашучыларыбыз активлык күрсәтеп, дус-ишләреннән, авылдашларыннан ярдәм сорап, тавыш җыйды. Беренче көннән үк, лидерлар рәтендә Әбделхәевләр белән Габдрахмановлар гаиләсе барды.

Һәм соңгы көнгә кадәр тырышып, җиңү өчен көрәште алар. Афәрин! Күгәйдән 2084 тавыш белән Ләйсән һәм Рүзил Әбделхәевләрне һәм Бакырчыдан 2066 тавыш җыйган Ландыш һәм Айрат Габдрахмановларны җиңүче дип таныйбыз. Һәм алда вәгъдә иткәнчә, берсеннән-берсе гүзәл парлар белән газетабыз аша таныштырабыз.

Дуслар туе кавыштырды

«Яши-яши мәхәббәт хисе сүрелә диләр. Юк, бу фикер белән һич килешәсем килми, киресенчә, бер-береңне күбрәк белгән саен, бу бөек хис арта гына», – дип сөйли бүгенге көндә гаилә дигән бәхет диңгезендә йөзүче Ләйсән Әбделхәева.
Әйе, ул да, башка бик күп кызлар кебек, үзенең бердәнберен очратып, матур гаилә кору турында хыяллана. Сөйгәне Рүзил белән дустының туенда таныша. Шул көннән башлап, йөрәкләре бары син дип тибә башлый. Норлат белән Күгәй арасында мәхәббәт күпере салына. Өч ел Рүзил Ләйсәнне карату өчен нык тырыша, матур итеп бүләкләрен дә, чәчәкләрен дә бирә. Һәркем кызыгырлык итеп, артыннан йөри. Апрельдә никах укытып, июль аенда гөрләтеп туй үткәрәләр. Бүген исә Әбделхәевләр гаиләсе мәхәббәт җимешләре нәни Раянаны тәрбияли. Казанда яшәсәләр дә, туган авыллары Норлат белән Күгәйгә эзне суытмыйлар, гел кайтып, туганнар белән аралашып яшиләр. Ә без исә гаиләгезнең киләчәктә дә нык булуын телибез. Мәхәббәтегез озын гомерле булсын, сөю хисе сүнмәсен, сүрелмәсен!

Сүнми дә, сүрелми дә

Бер мәктәптә укысалар да, Ландыш белән Айрат арасында мөнәсәбәтләр соңрак, шәһәргә күченеп килгәч кенә башлана. Яшел Үзән медицина училищесының I курсында укыган кыз янына Казанда Энергетика техникумында белем алучы егет килеп йөри башлый. Яшьләр тат­лы да, газаплы да булган мәхәббәт утында яна.
– Әлбәттә, кызларның күзе иң элек тышкы кыяфәткә төшә инде ул. Айратым, беренче – чибәрлеге белән күңелемне яуласа, өч ел очрашып йөрү дәверендә аның кешелекле, чын ир-егет булуын да күрдем. Шуңа да  киләчәгемне курыкмыйча бары аның белән бәйләргә теләвемне аңладым. Һәм, Аллаһка шөкер, һич кенә дә үкенгәнем булмады. Киресенчә, мәхәббәт хисе яши-яши арта гына икән ул, – дип сөйли Ландыш.
Бүген бу күркәм гаилә Яшел Үзәндә гомер кичерә. Габдрахмановлар 4 яшьлек уллары Ирекне һәм 10 айлык кызлары Ләйсәнне тәрбияләп үстерә. Ә балалар булган йорт нурлы йорт инде ул. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шул җылылыкны саклап, бер-берегезгә булган хөрмәтне югалтмый, бәхеткә генә төренеп яшәргә язсын сезгә!

Жюри әгъзалары белән киңәшләшкәннән соң, бәйгедә тыйнак кына, 365 тавыш җыеп, өченче урынны алган Яшел Үзәннән Гөлназ һәм Рәдис Гыймадиевларны шулай ук җиңүче дип игълан итәргә булдык. Котлыйбыз һәм «Пеликан» кафесына романтик ашка чакыру бүләк итәбез.
«Пеликан» кафесы әле күптән түгел генә Чайковский урамының 53нче йортында ачылды. Биредә искиткеч матур атмосфера, тәмле аш-су, мөлаем  хезмәткәрләр. Сөйгәнегез белән ялыгызны кайда уздырырга белмисезме? «Пеликан»га рәхим итегез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотоконкурс день влюбленных