Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез акчаны исраф итүчәнме яки сакчылмы?

Бу сорауга җавапны табарга әлеге тест ярдәм итәр.

1.Сез иртәгәсе көнне уйлап яшәргә кирәк, дип уйлыйсызмы?

 

А) Әйе. Б) бу турыда сирәк искә төшә. В) Юк.

 

2.Шәхси керем һәм чыгымнарыгызга учет алып барасызмы?

А)Әлбәттә. Б)Һәрвакыт түгел. В)Юк.

3.Банк картагызда күпме акчагыз барын һәрвакыт хәтерегездә тотасызмы?

А) Әйе. Б) Кайчакта. В) Юк.

4.Сез иске әйберләрегезне ташлыйсызмы?

А) Юк. Б) Барысын да түгел. В) Әйе.

5.Сез распродажаларда әйбер сатып аласызмы?

А)Әйе. Б)Кайвакытта. В)Юк.

6.Сез базарда сатулашасызмы?

А)Әйе. Б)Кайчакта. В)Юк.

7.Бүлмәдән чыкканда һәрвакыт утны сүндерәсезме?

А) Һәрвакыт. Б)Кайвакытта. В)Юк.

8. Сез бурычка акча бирәсезме?

А) Һәрвакытта. Б)Кайвакытта. В)Юк.

9.Сезнеңчә, акчаны сак тоту – саранлыкмы?

А)Юк. Б)Никадәр сак тотуына карап. В)Әйе.

10.Мобильниктан эш буенча гына сөйләшәсезме?

А)Әйе. Б)Кайчан ничек. В)Юк.

11.Нәрсә дә булса сатып алганда беренче булып бәясенә игътибар итәсезме?

А)Әйе. Б)Кайчан ничек. В)Юк.

12.Үз вакытыгызның кадерен беләсезме?

А)Әйе. Б)Кайчан ничек. В)Юк.

13.Секонд-хендларда әйберләр сатып аласызмы?

А)Әйе, бик еш. Б)Сирәк. В)Юк.

14.Кулыгызда акча булса, планда да булмаган әйберләр сатып аласызмы?

А)Әйе. Б)Кайвакытта. В)Юк.

15.Кибетләрдәге акцияләрне күзәтеп барасызмы?

А)Әйе. Б)Сирәк. В)Һәрвакыт.

16.Үзегезгә бүләкләр ясыйсызмы?

А)Еш. Б)Кайвакытта. В)Юк.

Балларны кушып, нәтиҗәләр белән танышыгыз.

Җавапларда «А» варианты өстенлек итсә, димәк сез чиктән тыш экономияле һәм сак. Бу, әлбәттә, начар түгел, шулай да моның саранлыкка әйләнмәве өстендә эшләгез.
Әгәр дә «Б» варианты җавапларын күбрәк җыйгансыз икән, моны сезнең чыгымнарыгызны алдан күрә белүегезне аңлата дип уйларга кирәк. Сез акчагызны уңга-сулга сибәргә яратмыйсыз, шулай да вакыт-вакыт барлык күңел киңлегегезне күрсәткәлисез.
Ә инде күпчелек «В» вариантында тукталгансыз икән, сез әрәм-шәрәм итүчеләр категориясенә керәсез. Еш кына, үзегезнең рейтингны күтәрү өчен кирәкмәгән нәрсәләр сатып аласыз. Акчага мондый карашыгыз яхшыга алып бармас.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев