Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үсенте – бала кебек!

Әгәр дә аны кечкенәдән үк дөрес карап, сыйфатлы продукт белән туендырсаң, ул сәламәт, көчле һәм катлау­лы зурлар тормышына әзер булып үсә.

Орлыклар. Чәчәр алдыннан орлыкларны Алирин-Б+Гамаир (200 мл суга 1 таб.+1 таб.) катнашмасында тотарга кирәк. Орлыклар өстендә, аларның тышындагы барлык зарарлы микрофлораны юк итүче файдалы бактерия­ләрдән торган саклагыч элпә барлыкка килә.
Рассада чүлмәкчекләренә яки кассеталарга чәчү. Туфракка орлыклар белән бергә Глиокладин таблеткасын салыгыз. Аның нигезендә үсентеләрегезне черүдән сак­лаучы туфрак гөмбәсе бар. Орлыкларны чәчкәннән соң, су сибәргә онытмагыз. Шундый куркынычсыз һәм кыйммәт булмаган ысул белән үсентеләребезгә сәламәтлек нигезе салабыз.  
Үсентеләрне җиргә утыр­ту алдыннан, түтәлләргә Трихоцин, СП (100 кв.м/6г исәбеннән) эремәсе сибегез. Аның составына кергән гөмбә 1-3 көндә туфракны саклаучы катлам барлыкка китерә.

Һәр якшәмбедә кибеткә яңа товар кайта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев