Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөенергә иртәрәк: Яшел Үзәндә авыручылар саны арта

Татарстанда 56 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча карасаң, балалар арасында авыручылар юк, шөкер. 30дан 50 яшькә кадәр – 16, 60тан 70 яшькә кадәр 15 кеше чирли. 80 яшьтән өлкәнрәк авыручылар - ике кеше.

Һәрвакыттагыча, шәһәрләр арасында лидер – Казан. Яр Чаллыда – җиде, икешәр – Әлмәт, Балтач, Түбән Камада, берәр очрак – Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Питрәч районнарында теркәлгән. Безнең Яшел Үзәндә юк икән дип уйларга ашыкмагыз. Соңгы тәүлектә хәтта алты авыру очрагы ачыкланган. Сөенергә иртәрәк әле.

23 февральгә Татарстанда 17 712 СОVID-19 очрагы теркәлгән.

Бөтен вакыт эчендә 14 232 савыкты, шул исәптән 13 кеше соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X