Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үсемлекләргә зыян китерүче гөбләгә (үлән бете, тля) каршы көрәш

​​​​​​​Кул астындагы чаралар белән бетне бетерү ысуллары:

  1. Аракы белән. Иң очсызы да ярый. Моның өчен бары тик аны пульверизаторга салып, үсемлеккә сибәргә кирәк.
  2. Кока-кола. Аракыны кулланган кебек үк.
  3. Әче сабын белән: 10 л суда 200 гр эретергә.
  4. Нашатырь: 10 л суга 1 аш кашыгы.
  5. Кальцийландырылган сода: 1 л суда 1 аш кашыгы соданы эретеп, 40 гр әче сабын кушарга.
  6. Көл: 200-300 гр көлгә 5 л кайнар су коярга, суыгач сөзеп 20 гр әче сабын өстәргә.
  7. Әче борыч: 1 кг кузакны турап, 10 л суга салып эмаль савытта, капкачын ябып, 1 сәгать кайнатырга. Әзер кайнатманы ике тәүлек тотарга, аннары сөзеп бутылкаларга тутырырга һәм капкачлап куярга. Куакларны эшкәртү өчен 10 л суга шуны 0,5 стакан һәм 40 гр әче сабын кушарга, ә агачларга дозаны ике тапкыр арттырырга. Әлеге “дару”ны җәе буе караңгы һәм салкынча урында сакларга мөмкин.
  8. Керән яфрагы: яфракларын һәм тамырын вакларга, шулар белән чиләкнең яртыын тутырырга, су салып 2-3 сәгать тотарга.
  9. Канлы үлән: 3-4 кг чи үләнне (яки 1 кг кипкәнне) 10 л суга салырга һәм 1-2 көн тотарга. Сөзеп, әче сабын кушарга.
  10. Кычыткан: 100-200 гр үләнне 1 л суда бер тәүлек тотарга.
  11. Горчица: 200 гр порошокны 1 чиләк суда эретергә.

Кырмыскалар, белгәнегезчә, гөблә бүлеп чыгарган татлы сыекча белән туклана һәм нәкъ менә алар әлеге зарарлы корткычларны, күбрәк колонияләр үрчетү өчен, бакча буйлап тарата да. Шуңа күрә, гөбләгә каршы гына түгел, кырмыскаларга да сугыш ачарга кирәк. Моның өчен җәе буена ике тапкыр кырмыска ояларын мурацид яки шуңа охшаш башка препарат белән “коендыру” әйбәт. Өстәвенә моны теләсә кайсы вакытта эшләргә ярый, чөнки катнашма үсемлеккә эләкми, туфракка гына.

Гөбләгә каршы катнашмаларга әче сабынны яфракларга сыланып калсын һәм озак юылып бетмәсен өчен кушалар. Тизерәк эресен дисәгез, эре угычтан уыгыз.

Бакчаүсемлекләреннән гөблә бигрәк тә балан, карлыган, алмагач һәм грушаны ярата. Чәчәкләрдән, ешрак, космея, настурция, мәк, мальва, бәрәңгеле бегонияләргә утыра. Урман агачларыннан юкәне үз итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев