Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сөекле туган ягым, синдәй башка юк тагын!»

Яшел Үзән районының Бишнә мәктәбендә фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре буенча "Сөекле туган ягым, синдәй башка юк тагын!" ("Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!") дип исемләнгән төбәк конкурсы узды.

Анда Татарстанның төрле почмакларыннан 150 гә якын бала, шулай ук Марий Эл Помарск мәктәбе укучылары катнашты. Алар тарих, экология, география буенча эшләре белән таныштырдылар. Районыбыз балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр, күп кенә номинацияләрдә призлы урыннар яуладылар.

- Чара, балаларның туган як тарихын, аның табигатен, янәшәсендә яшәүче кешеләрне бәяләргә өйрәнүләре белән мөһим. Барлык проектлар да ата-аналар белән берлектә эшләнә, шуңа күрә тагын бер әһәмиятле момент - гаиләнең үзара хезмәттәшлеге, - дип сөйләде ЗМР башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Светлана Гордеева.

Әлеге конкурс безнең районда инде җиденче ел уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар махсус чыгарылган җыентыкта үзләренең тикшеренү эшләрен бастыра алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев