Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөекле ханымнар, кызлар!

Дөньяда иң гүзәл нәрсәләр сезнең белән бә й ле һәм бу язгы бәйрәм — сезгә соклануыбызны белдерергә тагын бер сәбәп. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Хатын-кызның серлелеге һәм көче — сизгер, назлы һәм сөйкемле булып калып, искиткеч оста итеп барлык тормыш проблемаларына каршы тора алуында, чынбарлыкка гармония һәм тынычлык бирә белүендә.

Сездән башка «Майский» теплицалар комбинатын күз алдына да китереп булмый. Ир-атлар белән бертигез эшләп, җаваплы вазифалар башкарып, сез үзегезнең иҗади һәм идарә итү потенциалыгызны гамәлгә ашырасыз, тирәгездәге кешеләрне илһамландырып һәм авыр минутларда аларга ярдәм итеп торасыз.
Кайсыбер вакытларда сезгә ирләргә караганда да катлаулырак һәм авыррак та туры килә, чөнки профессиональ эшчәнлектән тыш, сез үз гаиләләрегезнең иминлеге турында кайгыртасыз, иң төп кешелек кыйммәтләрен — мәхәббәт һәм шәфкатьлелекне кадерләп саклыйсыз.

Һәм 8 Март көнендә без сезгә эшегездә фидакарь хезмәтегез, ярдәмегез һәм аңлавыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сез тормышыбыз да иң дулкынландыргыч мизгелләрне бүләк итәсез, безне кыю гамәлләргә рухландырасыз.
«Майский» теплицалар комбинаты зур коллективының ир-атлары исеменнән сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гүзәллек һәм шәхси бәхет телим. Йортларыгызда һәрвакыт иминлек һәм татулык хөкем сөрсен, ә киләчәктә сезгә кадерле кешеләрегез бик күп күңелле сюрпризлар бүләк итсен. Бәйрәм белән!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры,
Дәүләт Советы депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев