Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәбәбен аңламадым

Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре. Мин сезнең газетаны күптәннән укып барам, район һәм республика яңалыкларын белеп торам. Күптән түгел булган хәлдән соң, хат язарга булдым.

Декабрь башында бөтен җирдә Инвалидлар декадасын билгеләп үтәләр. Тумыштан яисә башка сәбәп­ләр аркасында шушы төркемгә караган кешеләр бу вакытның җиткәнен көтеп ала. Чөнки алар өчен махсус чаралар оештырыла. Шундыйларның берсе безнең авыл китапханәсендә дә уздырылган. Әйе, уздырылган. Чөнки миңа анда катнашырга насыйп булмады. Оештыручылар мине чакыруны кирәк дип тапмаган күрәмсең.
Бу хакта интернетка куелган фотоларны күргәч кенә белдем. Карагач, егылып китә яздым. Чакырмыйча, аерып калдыруларына бик тә хәтерем калды. Хәзер, интернет аша аралашу мөмкинлеге булгач, төрле җирләрдә яшәүче үзем кебек кешеләр белән элемтәдә торам. Кайсыбер җирләрдә язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр өчен әллә нинди чаралар оештыралар, әллә кайларга алып баралар. Аларны башкарып чыгар өчен, бик күп акча да, көч тә китәдер шул. Шушында, үз авылыбызда үткәрелгән очрашуга чакырмауларына күңелем шул хәтле рәнҗеде. Аның бүләге дә, чәе дә кирәкми, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен. Шушы авылда туып- үстем, әти-әнием гомер буе шушында хезмәт итте. Мине исә, шул кечкенә генә чарага дәшмичә, ник аерып калдырганнар? Сәбәбен аңламадым.

Гөлшат Закирова. Мамадыш-Әкил

Хатка Мамадыш-Әкил авылының клуб мөдире Альберт Галиев җавап бирде:
– Әйе, без авылыбызда ел саен Инвалидлар декадасын билгелибез. Һәм бу категориягә кергән авылдашларыбызның берсен дә аерып калдырганыбыз юк. Гөлшатка килгәндә, аның мондый хат язуына бераз аптырап та калдым әле. Ник, дигәндә, нахак яла ягу кебегрәк килеп чыккан. Чөнки, кызлар (хезмәттәшләрем) аны урамда күреп, чара уздырылачагы турында әйткән иде. Безнең клуб пандуслар белән җиһазландырылмаган һәм ишегенә дә Гөлшатның коляскасы сыймый. Шуңа күрә алдагы елларда өенә барып, концерт номерлары күрсәтеп, бүләкли идек. Узган ел, бүген киләбез, дип алдан кисәтеп куйдык. Әмма капкаларының ике каты да бикле, күпме шакып торсак та, чыгып ачучы булмады, кире борылып киттек. Өйләренә килгәнне дә яратмыйлар, күрәсең.
Ул бәйрәмнәрне, чәй табыннарын финанслау юк, ә уздырырга кирәк. Без аларны клубта хезмәт итүче дүрт кеше үзебез акча җыеп оештырабыз, бүләкләр алабыз. Зарлануым түгел, шулай да, кешеләрнең күңелен күрик, дип тырышасың, ә алар моны үзләренчә бәяли...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев