Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сазлыкка батучыны коткарганнар

Коткаручыларга сазлыктан чыга алмаучы хатын-кыз турында аның улы хәбәр итә. 

Ачыкланганча, 65 яшьлек яшел үзәнле электричкада  Бритвино авылындагы дачасына барырга чыга. «Ходяшево» станциясен узып китеп,  икенчесендә чыккан хатын, бару юлын кыскартам дип, турыдан-туры сазлыклыкка барып  керә. Билдән баткан хатын аннан көч-хәл белән чыгып, ярдәм сорап улына шалтырата.  Кичке сигезләр тирәсендә Казанның 2нче ЗПСО коткаручылары  Карамалы Таудан 154нче янгын час­те хезмәткәрләре белән бергә зыян күрүчене табып, аны ярга чыгара һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыра.  Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, хатын туганнары белән бергә өенә кайтып китә.
МЧС хезмәткәрләре сазлык урыннарны читләтеп узарга кирәклеген искәртә.  Бигрәк тә төрле үсемлекләр белән капланган яшерен күлләр куркыныч тудыра. Мондый сулыклар төпсез кое кебек булырга мөмкин. Сазлык­лар аша йөргәндә үлән тамырларга, өем-калкулыкларга, куаклыкларга басып чыгарга кирәк. Таяк тотып йөрү шулай ук ышанычлырак була. Сазлыкларда бервакытта да ашыгыр­га, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Әгәр дә бәхетсезлек очрагы чыкса, якындагы агачка яисә куакка үренеп тотыныр­га һәм ничек булса да бу урыннан үрмәләп чыгу мөмкинлеген эзләргә кирәк. Берничә кеше булганда, бер-береңә тотынышып  барыр­га киңәш ителә. Ул вакытта  ярдәм итү җиңелрәк булачак. 
Сазлык – иң куркыныч урыннарның берсе. Шуңа күрә шикле һәм таныш булмаган сукмак­лардан йөрмәгез.  

Резидә Йосыпова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев