Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлауларга бар да әзер

2018 ел сайлауларының кайчан буласы инде һәркемгә мәгълүм – бу 18 март. Шулай ук, 6 елга президентлыкка кемнәрнең кандидат булып торуларын да һәркемнең беләсе килде. 12 гыйнвар төнендә бусы да ачыкланды. Исән-имин, билгеләнгән датаны җиткереп, күңелебезгә хуш килгән ил башлыгын гына сайлыйсы калды.

Ә аңа кадәр әле бу мөһим вакыйгага бик тырышып әзерләнәсе бар. Моның өчен безнең районда Яшел Үзән шәһәре буенча 474 кешедән торган 39 сайлау комиссиясе участогы җәлеп ителә.
Шәһәребез күзгә күренеп үсә, бигрәк тә Мирный микрорайонында халык саны арта. Шул сәбәпле, Комаров урамы 34нче йорт адресы буенча урнашкан «Доверие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр реабилитация үзәгендә өстәмә 1572нче сайлау участогы оештырылды.
– Шулай ук, гражданнар вакытлыча яшәргә мәҗбүр булган урыннарда да тавыш бирү һәм аларның исәбе буенча нәтиҗәләр алу мөмкинлеге булдырылачак. Яшел Үзәндә ул район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашкан 1497нче сайлау участогы. Ә «Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге»ндә (Ленин урамы, 46нчы йорт) 1512нче сайлау участогына яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнар килеп тавыш бирәчәк. Һәм яңалык: «Балалар иҗаты үзәге» (Юность урамы, 3нче йорт) бинасындагы 1516нчы сайлау участогында,  беренче тапкыр, сайлау бюллетеннәрен эшкәртү электрон комплексы урнаш­тырылачак. 2018 елның 1 гыйнварына
76 929 тавыш бирүче теркәлгән. Яшел Үзән муниципаль район һәм шәһәребездә яшәүчеләр илебез язмышына, үзебезнең киләчәгебезгә битараф калмаслар, һәрберебез өчен әһәмиятле булган әлеге чарада бик актив катнашырлар дип ышанабыз. Моның өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган,
– дип сөйләде Яшел Үзән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Динара Маслова.
Илебез башлыгын сайлыйсы бар дип, тормыш тукталып тормый. Һәркемнең үз планы, барасы җире, башкарасы эшләре бар. Әгәр дә 2018 елның 18 мартында, паспортыгызда күрсәтелгән теркәлү адресы буенча урнашкан сайлау участогына бару мөмкинлеге юк икән (командировкада, отпускта яки башка шәһәрдә яшисез), әлеге билгеле датада булган урыныгызда тавыш бирүнең яңа кагыйдәсеннән файдалана аласыз. Моның өчен нишләргә кирәк?
Шәхсән, Россия Федерациясе гражданины паспорты белән, 31 гыйнвардан алып 12 мартка кадәр якындагы территориаль сайлау комиссия­сенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәккә, ә 25 февральдән 12 марткача – теләгән сайлау участогына  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтеп узган кабул итү пунктларына барып, 18 март көнне үзегез булачак урындагы сайлаучылар исемлегенә сезне дә кертүләре турында һәм тавыш бирергә теләгән сайлау участогын күрсәтеп, гариза язасыз (аны кабул итү 5 минуттан да артык вакытыгызны алмаячак). Ул сайлаучы тарафыннан бер генә тапкыр языла! Анда вакыт һәм дата күрсәтелә. Бары тик беренче язылган гариза гына эшкәртелүгә алына.
Территориаль һәм учас­ток сайлау комиссияләренең адресларын интерактив карта ярдәмендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында яки 8-800-707-20-18 күпканаллы бушлай номер буенча шалтыратып белергә мөмкин. Гаризаны «Госуслуги» интернет-порталында онлайн режимда биреп була. Моның өчен әлеге порталда расланган учет язмасының булуы шарт.
Гариза тапшырганнан соң, 2018 елның 18 мартында үзегез билгеләгән участокка барып паспортыгызны күрсәтеп сайлау бюллетене аласыз. Өстәмә бернинди документ таләп ителми.  
Барыбыз да сайлауларга, җәмәгать!

ПРЕЗИДЕНТЛЫККА КАНДИДАТЛАР ИСЕМЛЕГЕ


1. Владимир жириновский (ЛДПР)
2. Павел Грудинин (КПРФ)
3. Григорий Явленский («Яблоко»)
4. Максим Сурайкин («Коммунисты России»)
5. Борис Титов («Партия Роста»)
6. Ксения Собчак (Гражданлык инициативасы)
7. Владимир Путин (Үзен-үзе тәкъдим итә)
8. Антон Баков («Монархическая партия России»)
9. Роман Худяков («Честно»)
10. Екатерина Гордон («Партия добрых дел»)
11. Сергей Бабурин («Российский общественный союз»)
12. Эльвира Агурбаш («Альянс зеленых»)
13. Владимир Михайлов (Үзен-үзе тәкъдим итә)
14. Станислав Полищук («Партия социальных реформ»)
15. Михаил Козлов («Социальная защита»)
16. Наталья Лисицына («РОТ Фронт»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы Президента кандидаты в президенты 2018