Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлауларда тавышымны җирле депутатлар өчен - Яшел Үзәндә, ә Президент өчен Азнакайда бирдем

Сайлаулар 3 көн дәвамында барса да, сайлаучыларга төрле сәбәпләр белән каядыр китәргә дә туры килә.

Мондый очраклар да исәпкә алынган булып чыкты. Миңа бу юлы сайлау урынын алмаштырырга туры килде. Сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иттем. Миңа анда муниципаль депутатлар өчен яшәү урыны буенча алдан сайларга кирәклеген аңлаттылар.

Бары эш урыныннан сәбәбен аңлатып җитәкче кул куйган рөхсәт кенә алып килергә кирәк икән. Шулай эшләдем дә һәм җирле депутатка тавышымны яшәү урыным буенча Яшел Үзәндә бирдем. Президент өчен тавыш бирергә Азнакай районына кайттым. Яшел Үзән сайлау участогында бирелгән открепительный лист нигезендә миңа, мөрәҗәгать иткән участокта, бер каршылыксыз сайлау мөмкинлеге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев