Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлаулар көне, гадәттәгечә, бәйрәмгә әверелде

Норлатта җыр һәм биюләр белән үрелеп барган матур концерттан тыш, татар милли күңел ачуларын да искә төшерделәр.

Пандемия аркасында бездә гадәти шау-шулы Сабантуй булмады, шуңа күрә бу гүзәл бәйрәмнең бер кисәген чүлмәк вату рәвешендә Норлаттагы авыл Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта уздырырга карар кылдылар.

- Чыннан да, бәйрәмнең шатлыгын сагындык, - дип уртаклаша Норлатта яшәүче. Өйдә бикләнеп утыру бик авыр. Ярый әле сайлаулар көнендә шундый күңел ачу оештырдылар.

Тамашаның азагында “Зәлидә” уенын да уйнап алды авыл халкы. Чын бәйрәм инде менә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев