Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлауга – гаилә белән

Сайлау участоклары ачылганга ике сәгать вакыт үтте. Һәм алар урнашкан биналарга кеше агымының туктап тормавы – Яшел Үзән районында үзаңлы, киләчәге өчен борчылучы халык яшәвенә ишарә.

Районыбыз һәм шәһәребезне яхшы якка якка үзгәртергә, көн кадагында торган мәсьәләләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә сәләтле дип санаган депутатлыкка кандидат өчен ышанып тавыш бирергә кемдер уйлана-уйлана үзе генә, кемдер күршесе, ә кемдер бөтен гаиләсе белән килә. Васильеволылар бу юлы сайлауга килеп, берьюлы ике төрле тавыш бирә. Берсе – үзләре лаек дип санаган депутатлыкка кандидат өчен булса, икенчесендә сайлауга килүчеләр Президентыбызның ишегалларын төзекләндерү һәм матурлау программасын тормышка ашыруның өстенлекләре буенча фикерләрен белдерәчәк. Биредә яшәүче күп балалы Юлия һәм Сергей Павловлар өч кызларын да алып килгән.
-Безнең беркайчан да сайлауларга бармый калганыбыз юк. Күп балалы гаилә буларак, яхшы киләчәк һәм аны булдыруда кемнәр үз өлешен кертәчәге безнең өчен бик тә мөһим. Аннан, бу бер тәрбия чарасы да булып тора, балалар кечкенәдән үк гражданлык позицияләрен, хокуклары барлыгын белеп үсәргә тиеш. Бу юлы алар чынлап та тавыш бирүдә, үзләренең фикерләрен белгертүдә турыдан-туры катнашачак. Без әти-әниләре кандидатлар сайлаганда, балалар ишегалларына кагылышлы Президент программасының гамәлгә ашырылуының кирәклеге өчен тавыш бирәчәк, - дип, сайлауларга үз карашлары белән уртаклашты Павловлар.

Фото Ильсия Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев