Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлаудан бәйрәмгә

Сайлау бәйрәмгә тиң көн инде ул. Һәм Яшел үзәнлеләрнең күңелендә ул истә калырлык булыр ахрысы.

8 сентябрь республикабыз өчен мөһим дата. Һәм бүген кичке 21 сәгатькә кадәр Мирный бистәсендәге мәйданда “Яшел Үзән. Мәйдан. Шашлык” сезонын ябу булачак. Димәк, сайлау участогына барып, гражданлык бурычыбызны үтәп кайтабыз да, гаиләбез белән табигать кочагында ял һәм бәйрәм итәргә, тәмле төшке аш белән сыйланырга Мирный бистәсендәге мәйданга юл тотабыз.
Гадәттәгечә, биредә шашлык, пылау белән сыйланырга, аттракционнарда күңел ачарга мөмкин. Шулай ук төрле остаханәләр эшлиячәк, пионербол, бадминтон, футбол буенча спорт турнирлары узачак, велотреал буенча күрсәтмә чыгышлар да карый аласыз. 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр концерт программасы гөрлиячәк. 18.00дән 19.30 сәгатьтә диско-шоу, "Рок-Острова" төркеме чыгышы. Бәйрәм 21 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев