Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау участокларында иминлек чаралары күрелә

COVID-19 үз законнарын сайлау участокларына да куя.

Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә урнашкан 1513нче сайлау участогында бөтен куркынычсызлык чаралары да күрелә.

 

 

- Иминлек мәсьәләсенә бик җаваплы карадык, - дип сөйли сайлау комиссиясе рәисе Марат Хәлитов.-Сайлаучылар күп җыелмасын өчен сайлауларны 3 көн уздырудан тыш, саклану чаралары да күрелә. Сайларга килүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, аларга бер тапкыр кулланыла торган битлек-пирчәткәләр дә бирелә. Алай гына да түгел, ручкасы да һәркемгә аерым. Кулларны махсус сыеклыклар белән зарарсызландыру мөмкинлеге дә бар. Сайлау комиссиясе эшләгән бүлмә һәрдаим җилләтелә.

⚡️Комиссия әгъзалары үзләре дә битлек-пирчәткәләрдән эшли. Алар сайлаучылар белән дистанция сакларга тырыша. Гомумән, безнең участокта бөтен кагыйдәләр үтәлә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев