Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатып алынган фатирга ремонт ясаган өчен салымны кире кайтарып буламы?

– Бу безнең хезмәт хакыннан басып калынган 13% салымны кайтару дигәнне аңлата.

Фатир сатып алганда салым ташламасыннан файдаланып булганны белмәүчеләр юктыр инде. Ә менә шул фатирга ясаган ремонт өчен салымны кире кайтару мөмкинлеге барлыгын бик азлар беләдер (РФ Салым кодексының 220нче маддәсе, 3нче пункты). Әмма әлеге акчаны түләсеннәр өчен, сатып алу килешүендә күчемсез милекнең төзелеп бетмәгән яки ремонтланмаган хәлдә булуын күрсәтергә кирәк. Бу хакта язылган очракта, проект-смета документациясен эшкәртүгә, материалларга һәм ремонтка тотылган суммадан салым алынмаячак. Чыгымнарны салым инспекциясендә исбатлау өчен чекларны, квитанцияләрне һәм төзекләндерүчеләр белән төзегән килешүне саклагыз.

Мөһим!   Салымны кире кайтарырга тиешле, фатир сатып алуга һәм ремонтка киткән чыгымнар суммасы 2 миллионнан да артык була алмый (һәр кулга 2 млн. сумнан 13% – 260 мең сумга хәтле). Бу нәрсә дигән сүз? Мәсәлән, сез 1,5 млн. сумга фатир сатып алдыгыз. Бу вакытта сезгә ремонтка киткән сумманың 500 сумыннан гына салымны кайтарачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X