Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатучысы да, сатып алучысы да мәгълүм

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль хезмәткәрләре тикшерү барышында 33 яшьлек яшел үзәнледә 4әр грамм наркотик матдә салынган 5 төргәк табып ала.

Ачыкланганча, бу ир – наркотик матдәләр кулланучы, элек хөкемдә булган. Оператив чаралар барышында наркополицейскийлар сатучысын да таба, ул – 29 яшьлек Казан кешесе. Аны Казан шәһәренең Восстание урамында «Лада-Приора» автомобилендә тоткарлыйлар. Тикшерү барышында аңарда сигарет пачкасында 10 грамм гашиш, яшәгән урынында да тентү ясаганда сату өчен әзерләнгән 74 грамм наркотик табып алына. Бу кешегә карата берничә маддә буенча җинаять эше кузгатыла һәм кулга алына. Тотылган яшел үзәнлегә дә җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев