Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сарымсак ашап, файдасын күрегез!

Америка галимнәре раславынча, өлкән яшьтәге кешеләр сарымсак ашап, хәтерләрен яхшырта икән. Яшелчәнең бөтен сере - аллилсульфидларда.

Сарымсакның баш миенә булган уңай тәэсире тычканнарда куелган тәҗрибәләр белән исбатланган. Галимнәр әлеге яшелчәдәге аллилсульфид матдәсен тычканнарга кертә, һәм хәтер функцияләрен 4 һәм 24 айлык тычканнар белән чагыштыралар, дип хәбәр итә "МедикФорум". 
Шунысы гаҗәп, сарымсак «ашаган» өлкән тычканнарның хәтерләре яхшыруы күзәтелгән. 
Сарымсак белән тоташкан карт тычканнарда озак вакытлы һәм кыска вакытлы иң яхшы хәтер күзәтелгән, шулай ук сәламәт эчәк бактерияләре булган. 
Хәтере начар булудан зарланган кешеләргә «Яшел Үзән»нән бер киңәш, сарымсак ашагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев