Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы ТВ - соңрак

Татарстан тулысынча санлы формат тапшыруларына агымдагы елның октябрендә күчәчәк. Алдан ул 3 июньгә билгеләнгән иде.

 Яңа карарлар нигезендә, республикабыз санлы ТВга башка 20 төбәк белән бергә 14 октябрьдә күчә. Алдан билгеләнгән вакытның үзгәрүе, Россия хөкүмәтенең Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның үтенечен игътибарга алып, шундый нәтиҗәгә килүендә.

ТР элемтә министрлыгы билгеләгәнчә, әлеге эшнең кичектерелүе Татарстанда 4 июньдә Ураза Бәйрәме уздырылу белән бәйле. Шул сәбәпле, халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәм сизелерлек уңайсызлыклар тудырмас өчен, санлы теле-тапшыруларга күчү графигын үзгәртү турындагы карар кабул ителә.

Шул ук вакытта, Россиянең санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр минстрлыгы Татарстанны яңа формат тапшыруларына күчәргә югары дәрәҗәдә әзер, дип саный. Хәзер, октябрь аенда булачак әлеге вакыйга турында актив рәвештә халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Җиһазларны көйләүдә ярдәм күрсәтү максатыннан 1,8 мең волонтер укытылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев