Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы телевизион тапшыруларына күчүргә санаулы көннәр кала

Санлы телевизион тапшыруларына күчү буенча берничә сорауга җавап.

– Бер приставканы ике һәм аннан да күбрәк телевизорга тоташтырып буламы?

– Әйе. Приставка – иске үрнәктәге телевизорга өстәмә аппарат. Ул – санлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен кирәк булган DVB-T2 стандартында. Приставканы телевизорга тоташтырганнан соң, телеканалларны көйләү һәм аларны күчерү әлеге аппарат аша башкарыла. Шуңа күрә, приставкада каналларны күчергәндә, аңа тоташтырылган барлык телевизорларда да ул күчәчәк.
Һәр бүлмәдә төрле тапшырулар карар өчен, һәр телевизорга аерым DVB-T2 тюнеры кирәк.

– СКПТ нәрсә ул һәм гомуми антеннаны урнаштыру өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?

– Санлы телевидениене күмәк кабул итү системасы – ул шул ук подъездга яки күпфатирлы йортка уртак булган дицеметрлы диапазон антеннасы.
СКПТ – бер үк фатирда булган берничә телеприемникка берьюлы кабул итү өчен уңай.
СКПТ – антеннаны тиешле 10 метрдан да ким булмаган биеклеккә урнаштыру мөмкинлеген бирә. Система, шулай ук, корылма фасадын бозып, җиһазны беркетүдән дә коткара.
СКПТ – су һәм җылылык яки электр белән тәэмин итү системасы кебек үк, идарә компаниясе компетенциясенә керә торган коммуналь инфраструктура өлеше. Яшәүчеләр СКПТ монтажларга заявка белән яки аның белән куллануны тәэмин итүләрен таләп итеп, идарә компаниясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Йорт антеннасына тоташтырганда, телевизода DVB-T2 тюнерының заводтан ук булуына инанырга кирәк. Әгәр дә сезнең телевизор DVB-T2 стандартында түгел икән, әлеге стандартлы приставка кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев