Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы телевизион эфир тапшыруларына күчәбез

– Кабул итү (приставка) җиһазын тоташтырганнан соң сурәтләр нигә аклы-каралы күрсәтә?

Моның сәбәбе түбәндәгеләр булырга мөмкин:
1.Телевизорда урнаш тырылган төслелек системасын кулдан көйләү PAL системасыннан аерылып тора (мәсәлән, Sekam яки NTSC). Бу очракта, телевизорның менюында төсләр системасы белән идарә итүне табарга һәм PAL яки «авто»га куярга. Санлы приставка нәкъ менә әлеге режимда видеосигналны трансляцияли дә инде;
2.Приставка «тюльпаннарын» (RCA кабеле) телевизорга дөрес тоташтырмау. Бу очракта, приставканы, әгәр дә ул булса, композит аркылы тоташтырырга (кызыл/ак – аудио, сары – видео), йә булмаса SCART яки HDMI разъемнарын һәм туры килүче кабель кулланырга кирәк.
– Санлы эфир телевидениесе аналоглыдан нәрсәсе белән яхшырак?
Санлы эфир телевизион тапшырулар сурәтләрнең һәм тавышның сыйфатын күпкә яхшырта, ешлык ресурсын экономияли һәм шулай ук, заманча яңа хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген бирә. Эфир трансляциясе технологияләренең үсеше аркасында, ерак урнашкан торак пунктларда бер-ике урынына санлы сыйфаттта 20 каналга кадәр күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев