Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы пропусклар системасына үзмәшгульләр өчен яңа максатлар өстәлде

Сервис 2019 яки 2020 елда һөнәри салымны бер генә тапкыр булса да түләгән үзмәшгульләр өчен ачык. Аларга https://covid19.tatarstan.ru/ сайтындагы шәхси кабинетта ИНН күрсәтергә кирәк. Бу очракта аларга түбәндәге хезмәтләр мөмкин булачак:

• курьер илтүе - әгәр дә продукциягезне илтергә кирәк булса яки курьер булып эшләсәгез;
• җитештерү урынына бару - сезгә җитештерү урыныгызга барырга кирәк булса;
• материал/чимал сатып алу – әгәр дә алардан башка эшчәнлегегез мөмкин булмаса, сезгә товарлар сатып алу урынына кадәр барып җитәргә кирәккәндә;
• такси хезмәтләре күрсәтү - әгәр сез таксист булып эшлисез икән. ⠀

Бу максатлар буенча санлы СМС рөхсәт алу вакыты 8:00 дән 20:00 гә кадәр.
Аларны сервис сайтында онлайн гына рәсмиләштерергә мөмкин.

Консультация - 8-800-250-90-33 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев