«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үз канаты астында нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында алдан вәгъдә иткән призларны уйнатты. Төп приз – «Самсунг» телевизоры Мамадыш районына китүен хәбәр иткән идек инде.
Яшел Үзән районыннан иң актив укучыларыбызның берсе Мамадыш-Әкил авылыннан Сания Тимершина кызыксындыру призына лаек булды. «Татмедиа» җәмгыяте тарафыннан Сания ханымның беренче генә тапкыр бүләкләнүе түгел. Әлбәттә, Тимершиннар гаиләсе зуррак призга да бик лаеклы. Алар кебек 3 мең сумлык, унлап газета-журналга язылучылар булса да, бүгенге көндә аз.
– Һәр газета-журналның килгәнен гаиләбез белән көтеп алабыз. Чиратлашып укырга туры килә. Кайвакыт әллә икешәр данә яздырырга инде дигән уй да килә башка. Укымыйча торып булмый, канга сеңгән инде, – дип фикерләре белән уртаклашты Сания ханым.
Бу юлы матбугатка актив язылучы гаилә иң кирәкле әйбер – кулчатыр һәм сумка белән бүләкләнде. Күчтәнәчләр арасында «Татмедиа» җәмгыятендә нәшер ителүче журналлар һәм стена календаре дә бар иде. Ә без исә «Яшел Үзән»нең аерылгысыз укучысы Сания Тимершинаны чын күңелебездән котлыйбыз. Һәм киләчәктә дә шушындый акцияләрдә катнашуыгызны көтеп калабыз. Һәрчак шулай бергә һәм бердәм булыйк!
Автор фотосы.
Нет комментариев