Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санитар норма бозучыларга штраф салына

Аның суммасы төрлечә, акчасы булмаган юридик затларның эшчәнлеген өч айга туктатып куюлары да бар.

 

Кисәтү!
Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 27 июлендәге карары нигезендә, һава транспорты белән чит илдән кайтучы Россия Федерациясе гражданнары (һава транспорты белән идарә итүче экипаж әгъзаларыннан тыш) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында (алга таба – ЕПГУ) (https://www.gosuslugi.ru ) теркәлергә һәм очканчы электрон анкета тутырыр га тиеш (https://www.gosuslugi.ru/394604) (билет сатып алганда, әмма рейс теркәлгәнгә кадәр).

Чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә ПЦР ысулы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм аның нәтиҗәләре турында мәгълүматны, тиешле формада тутырып, ЕПГУда, (https://www.gosuslugi.ru/400705/!) урнаш тырырга кирәк булачак.

Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаганнарның Россия Федерациясе территориясендә билгеләнгән пунктка туры килә торган һава судносына утыр ганда, шул исәптән, Россия Федерациясе территориясе аша транзит белән йөрү максатларында һәм Россия Федерациясе дәүләт чиген узганда, өч көн алдан COVID-19га ПЦР ысулы белән лаборатор тикшерүе узган медицина документы (рус яки инглиз телләрендә) булыр га, һәм алар Россия Федерациясе территориясенә килеп җиткәнче, дәүләт чиге аша уздыру пунктларында анкета тутырырга (тәкъдим ителгән үрнәк Роспотребнадзорның рәсми сайтында урнаштырылган) тиеш.
Медицина документын рус яки инглиз телләрендә тәкъдим итү мөмкин булмаган очракта, аны биргән илнең дәүләт рәсми телендә, Россия консуллыгында раслатып тапшыру рөхсәт ителә.

Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында килгән чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар Россия Федерация се территориясенә килгән көннән, 14 календарь көн эчендә, изоляцияләнергә тиеш.
Әйтелгәннәрне үтәмәүчеләргә карата, санитар нормаларны бозган өчен РФ КоАПның 6.3нче маддәсенең 2нче өлеше буенча админис тратив чара күрелә, ягъни штраф салына:

  • гражданнарга – 15 меңнән 40 мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;
  • юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга – 50 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору;
  • юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев