Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санитар-экологик икеайлыгы бара

АТИ – административ техник инспекция идарәсе, нигездә кышкы эшләр белән бәйле I кварталга хисап тотып, 1 апрельдән 31 майга кадәр билгеләнгән санитар-экологик икеайлыгы турында искәртте.

Быелгысы елның өч аенда АТИлылар тарафыннан 122 беркетмә төзелгән – бу узган елдагыдан 29га күбрәк. 86 урындагы һәм 36 физик зат административ җаваплылыкка тартылган.
– Территорияләрен тиешле тәртиптә тотуга җавапсыз  караучылар арасында Механика көллияте, «Энергосервис» (Октябрьский бистәсе), «Бинстрой», берничә балалар бакчасы, мәктәпләр һәм башка оешмалар бар. Офис биналары һәм башка объект хуҗаларының кышкы сезонга әзер булмавы ачыкланды, алар кардан арындыру һәм аны түгү буенча килешүләр төземичә, карны тиеш булмаган урыннарга түкте һәм җавап­лылыкка тартылды. Көз һәм кышкы сезон вакытында 220 беркетмә төзелде.  Мондый тәртип бозулар белән бер рәттән уңай динамика да күзәтелә. Шулай да быел чүп-чар, көнкүреш калдыклары һәм кар түгү буенча килешү төзүчеләр саны артты, – дип сөйләде ЯҮМР Башкарма комитетының АТИ идарәсе җитәкчесе Ольга Абросимова. – Безнең идарә, шулай ук, инженер коммуникацияләрен ремонтлау вакытында казылган урыннарны контрольдә тота. Җир эшләрен башкарганнан соң, матурлык һәм төзеклекне торгызу буенча гарантия йөкләмәләренең 5 ел дәвамында саклануы турында онытмасак иде. 1 апрельдән 31 майга кадәр игълан ителгән, халык өчен тирәлекне санитар- эпидемиологик һәм экологик куркынычсыз хәлгә китерү  ике айлыгында үзебез яшәгән тирә-юнебезне матурлауда барыбызның да актив катнашуның мөһимлеге турында да исегезгә төшерәм.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, без дә үз чиратыбызда, транспорт чараларын яшеллек зоналарында, балалар, спорт һәм хайваннарны йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт тирәлегендәге хуҗалык мәйданнарында калдырган өчен җаваплылыкның катгыйлануын тагын бер кат искәртәбез. ТР КоАПка өстәлгән яңа 3.17нче маддәсе нигезендә, югарыда күрсәтелгән кагыйдә бозулар өчен гражданнарга 2000-3500 сум, урындагы затларга 5000-20000 сум, юридик затларга 15000-100000 сум күләмендә административ штраф каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар экологик икеайлык