Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самокатта йөрисеңме - тиздән “права” кирәк булачак

Электросамокат яшьләр арасында көннән-көн популярлаша бара, чөнки биредә велосипедтагы сыман педаль әйләндерәсе түгел. Бу ялкаулар өчен менә дигән табыш, утырдың да, кнопкага басып китеп бардың. Бернинди бөке юк һәм автобусларда кысылып барасы түгел.

Ләкин ТР ЮХИДИ идарәсендә электр самокатларын йөртүчеләр белән килеп туган хәлнең кискенләшүен белдерделәр. «Бу төр чарадан кулланучылар үзләре дә, прокатка бирүче оешма хезмәткәрләре дә самокат, скутер һәм башка шундый төр агрегатларның куркыныч тудырулары турында уйламый, бугай. Мондый “уенчык” белән идарә итү өчен саклану чаралары, машина йөртү таныклыгы да кирәкми икән, димәк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри түгел. Әмма бу төптән ялгыш фикер», - дип билгеләп үтә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Казанда самокат йөртүчеләр аркасында килеп чыккан берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән инде. Аларның барысы да самокат йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. 
Шуны ассызыклап үтик, әлеге “уенчык”тәгәрмәчләре астына җәяүлеләр дә эләгә икән, электросамокатларны йөртүчеләрнең күбесе тротуар һәм җәяүлеләр кичүләрен (пешеходные переходы) сайлыйлар. Һәм ашыга-ашыга чыккан вакытта, “бәрелеш”барлыкка килә. 
Төп мәсьәлә шунда ки, гражданнарның күбесе, бигрәк тә, прокат хезмәткәрләре мондый техниканы фәкать “кызыклы уенчык” кебек кенә кабул итә, - ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. - Шул ук вакытта, электр самокатларының күп кенә модельләре сәгатенә 100 чакрымга кадәр тизлекләрен арттырырга мөмкин. Ә иң куркынычы, ата-аналар, элементар куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып, балаларны шуңа утырталар. Ә гап-гади саклану чарасы - мотошлем турында беркем дә исенә төшерми! 
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мондый төр модага кергән"уенчык" сатып алырга теләүчеләрне искәртә. Кайбер куәтле модельләргә машина йөртү хокукы кирәк! 
- әгәр дә самокатыңның 250 ватттан алып 4000 Ваттка кадәр егәрлеге бар икән, димәк, сиңа, "М" категорияле транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгы кирәк булачак. 

- бу төр чараның 15 000 Ваттка кадәр егәрлеге булса, әлеге “уенчык”ны йөртүчегә "А, А1"категорияле транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгы бирелергә тиеш. 

Самокат - шәхси транспорт чарасы, шуңа күрә пассажирлар, бигрәк тә балаларны аңарда йөртү тыела. Шулай ук мондый “уенчык”та йөрү тәҗрибәсе юк икән, җәяү тәпиләүең мең тапкыр кулайрак. 

Велосипедлар белән чагыштырганда, электр самокаты төзелешенең иң җитди җитешсезлеге-кыска база һәм югары авырлык үзәге. Бу тормозга басканда һәм төрле көтелмәгән хәлләр булган очракта алга килеп төшү куркынычын бермәбер арттыра. 

Күп кенә җитештерүчеләр алга килеп төшү ихтималын азайту өчен, бу “уенчыкны” алгы тормоз белән җиһазландырмыйлар, югыйсә, килеп чыккан кайбер катлаулы хәлләрдә тиз генә тормозга басырга мөмкин булыр иде. Шуңа күрә электр самокатында йөргәндә терсәк, тезләрне һәм башка кия торган саклану чаралары булу мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев