Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самокатта йөрүнең үз кагыйдәләре

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җәяүлеләргә «зебралар аша» самокатларда чыгуны тыячак.

Бу тыю, шул исәптән, светофор белән көйләнмәгән күчешләргә дә кагылачак. Чара җәяүлеләр кичү зонасында куркынычсызлыкны тәэмин итәр дип көтелә.

Искәртеп узабыз, узган елның җәендә Казанда мэрия инициативасы буенча самокатлар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабул иттеләр. Аерым алганда, ул 16 яшькә кадәрге балалар өчен әлеге хәрәкәтләнү җайланмасын куллануны, бер самокатта ике яки аннан да күбрәк кеше һәм исерек килеш йөрүне, хәрәкәт итү зонасын 10-15 км/сәгатьтән арттырмауны һәм самокатны дөрес парковкаламау өчен штрафлар кебек тыюларны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев