Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самбочылар Лотфуллин истәлеген мәңгеләштерә

Карамалы Тауда ел саен  Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге  хезмәткәрләре 70нче елларда кораллы җинаятьчеләр белән бәрелештә һәлак булган  милиция капитаны Әнвәр Лотфуллин истәлегенә  багышлап,  хәрби самбо буенча  турнир уздыра. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. 

Бистәнең мәдәният сараенда узган бу турнирда 70кә якын спортчы һәм шулай ук бистә башлыгы Юлия Некрасова, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Гыйниятов һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге катнашты. Турнирны ачып җибәргән  эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Хәялиев  ярышның милиционерның үлемсез батырлыгының 40 еллыгына багыш­лануын  искә төшереп, спортчыларга уңышлар теләде. Ветераннар советы рәисе Алексей Карин бу чара һәлак булучының истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә яшүсмерләр арасында самбоны популярлаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү дә булып торуын билгеләде. 
Ярышларда  Яшел Үзән  көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, Волжск шәһәреннән хәрби клуб һәм шулай ук  Карамалы Тауның спорт клубы вәкилләре катнашты. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча  үз авырлыкларында Яшел Үзән спорт мәктәбеннән Фәис Нуриев, Егор Гришин, Сергей Севелиров, Владимир Бурдин, Алексей Николаев, Тимер Фәхретдинов, Волжск клубыннан Кирилл Богаткин  беренче урыннарны алды. Хәрби самбо ярышларында – Михаил Бубкян, Александр Орешников (Карамалы Тау).
Җиңүчеләрнең барысына да эчке эшләр бүлеге әзерләгән грамоталар, медальләр һәм сертификатлар тапшырылды.

Лилиана Славкина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев