Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салым хезмәте чикләүләр кертте

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 27 марттан башлап территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү махсус күрсәтмәләргә кадәр бары тик алдан язылу буенча барачак.

Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында алдан язылырга кирәк. Иминлек чараларын күрү максатларында балалар белән мөрәҗәгать итүчеләргә, шулай ук якынча 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бөтенләй хезмәт күрсәтмәячәкләр. Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге өчен борчыла һәм контактсыз гына аралашуга күчә. Бөтен кәгазь чыганактагы корреспонденция шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисапларын кабул итү бокслар аша гына гамәлгә ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X