Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салмыш хәлдә суга керергә ярамый

Көннәрнең эссе булуы шәп инде ул, ни дисәң дә, урамда җәй бит. Узган ялларда да бик эссе булды, бар халык шәһәр пляжына, елга-күл буйларына агылды. Әмма бер яхшының бер яманы була, диләр.

Васильево бистәсендә яшәүчеләр дә икәүләп су буена ял итәргә килә. Матур гына урнашып, ашап-эчеп алалар, спиртлы эчемлекләр капкаларга да онытмыйлар. Шуннан 39 яшьлек хатын-кыз, аның ана хокукыннан мәхрүм ителүе дә билгеле, коенып чыгарга уйлый. Күпмедер вакыт узгач, юлдашы аның гадәти булмаган кыяфәттә йөзүен күреп ала, суга сикереп, якынырак килсә, үлгән булуын күрә. Урынга килгән медиклар да аның үле булуын ассызыклый, сәбәбен судмедэксперт билгелиячәк.

Су буенда якыннарбызга игътибарлырак булсак идек.

 

Фото http://imenno.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: