Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават Фәтхетдинов: Безне «на вшивость проверяют»

“Татар моңы-2017” конкурсына багышланган матбугат очрашуында Салават Фәтхетдинов әнә шулай дип белдерде. Салават — бер үк вакытта ошбу җыр бәйгесенең жюри рәисе дә.

«Соңгы арада бер куркыныч уй йөри башымда милләткә мондый мөнәсәбәт алга таба да барса, тиздән «Татар җыры» урынына «Татарча җырлау» дигән конкурс әзерли башларбыз әле. Моң түгел, телебез калса ярый. «Черт с ним моңны»! Башта мәктәпләрне бетерәчәкләр. Аннан татарча сөйләшү бетәчәк, татарча җырлау бетәчәк. Мин болай дип уйлыйм, безне, русча әйткәндә «На вшивость проверяют». Күрсәттек. Әллә нишли алмадык без. Замолчали. Ничек инде ул, шушы илдә яшәп, татар телең булырга тиешме юкмы дигән сорау туарга мөмкин? Шуңа шаккатып утырам. Шушы сорау килеп туар дип күз алдыма да китермәгән идем мин! Туды бит! Мин һәрвакытта да әйттем концертларда: Үз өеңдә булмаган тәртипне өстән, дәүләттән сорарга ярамый. Үз дәүләтеңдә тәртип сала алмаган татар ничек инде каяндыр сорарга тиеш? Кемдер эшли бит. Ә без эшләмибез.»

 

P.s.: Язма «Татар-информ» агентлыгы төшергән видео нигезендә эшләнде.

 

Язма "Матбугат ру" сайтыннан күчерелеп бастырыла. 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Всё правильно говорит!

    Теги: