Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак булсак иде! Суда кабат фаҗига

Узган ял көннәрендә Октябрьский бистәсе «Заря-5» бакчачылык җәмгыяте янында Идел елгасында 48 яшьлек ир-ат батып үлгән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, ул компания белән ярда ял иткән. Күпмедер вакыттанан соң су коенырга керә һәм югала. Башта танышлары аны мөстәкыйль рәвештә эзләргә омтылып карый, аннары коткаручыларны чакырта.
Ярдәмгә килгән 2нче зона эзләү-коткару отрядының (Казан) водолазлары ир-атның мәетен кич белән 50 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектә таба. Мәрхүмнең шәхесен ачыклаганнар, ул Казанда яшәгән, ял көннәрендә танышлары белән ял итәргә килгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фаҗига булган урын ял итү һәм коену өчен җиһазландырылмаган, бу хакта тыелган аншлаглар да раслый. Әмма бу эссе көннәрдә су коенырга теләүчеләрне бернинди кисәтүләр дә туктатмый. Шул ук вакытта ял итүчеләрнең күбесе, суда куркынычсызлык чаралары турында онытып, исерек хәлдә коена. Шунысы да мәгълүм, нигездә, яхшы йөзүчеләр үлә.
Коену сезоны башланганнан бирле Яшел Үзән районында бу батып үлгән икенче кеше.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны суда бик сак булырга, куркынычсызлык чаралары турында истә тотарга өнди. Су янында ял иткән вакытта спиртлы эчемлекләр кулланмаска, балаларны аеруча игътибар белән күзәтергә кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев