Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сагынам шул вакытларны

Миндә авылдашларымның бик күп фотолары саклана. Фотоальбомны актарып утырганда, менә шушы фоторәсемгә озаграк тукталдым. И яшь вакытлар! Һәм нинди генә вакытлар иде бит әле ул.

Кыр эшләре –  урак яки чәчү вакытында  колхозчылар әбәтне үзләре белән йөртте. Көндезге ял җитүгә,  үзләре белән алып килгән капчык-янчыкларны капшый башлыйлар иде.
Менә шуңа күрә колхоз идарәсе авылга  ашханә төзүне үзенең бурычы итеп куйды. Һәм озак та үтмәде, тырышып, аны салып та куйдылар.  Колхозчылар, тәмле коймаклар,  хуш исле  күмәчләр белән хушланып, иртән эшкә китә торганнар иде.
Рәсемдә Сания  Бәхтиярова, Гөлсем Закирова – пешекчеләр. Ризыкларын шулкадәр тәмле итеп пешерәләр иде ки, ашап туеп булмый торган иде. Ризыкны колхозчыларга кыр станына Мөбарәкша  Гаделҗанов ташыды, аның килүен  эшчеләр көтеп тора иде. Ә ул һәрвакыттагыча, бер  дә соңга калмыйча, тәмле ризыкны  эш кешесенә китереп торды.  Фоторәсемдә шулай ук  клуб мөдире  Флера Тимершинаны күрәбез. Озын кара чәчле чибәр Флерабыз  кырда – агитатор, үзешчән артистлар җитәкчесе. Ул вакытларда агитаторлар да кырдан кайтып керми торган иде. Үз эшен бик яратып башкарды Флера. Шуңа күрә бик күп грамоталарга, рәхмәт хатларына ия булды.
Шушы кешеләрне генә аерып күрсәтсәм дә, авылыбызда ялкаулар юк, һәрберсе мактауга лаек. Дуслар, тырышлар, үрнәк гаилә булып бердәм яшиләр.

Рәшидә Вилданова.
Казан – Акъегет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Работа Зеленодольский район Воспоминания колхоз молодость