Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сагынам

Яшем олы булса да, авылымны сагынып кына калмыйм, кайтып та киләм.

Күз алдыннан китми һаман
Туып үскән урамым.
Авылымны сагынсам да
Күргән кебек буламын.

Йортыбызны, бәрәңге бакчаларын күреп, үткән гомерләрне искә төшереп киләм. Рәхмәт күршеләремә. Рәшит, Раит, Диләрә, Хәлимәләргә, Биктаһиров Әнвәр, Динә, Закирова Дания, Шәмсиева Әминә, Наҗия Сәмитоваларга. Бар әле мәрхәмәтле кешеләр, бетмәгәннәр икән. Киң күңелле кешеләр исемлегенә Бакырчыдан Нәбиулла Хәмитов, аның  гаиләсе – килене Әлфия,  улы Хәмзә, онык­ларын кертер идем.
Бар ул мәрхәмәтле бәндәләр. Ходай үзләренә дә исәнлек-саулык, тыныч көннәр бирсен.
Алия, ә  сиңа аерым дәшәм. Исән-сау гына  укуыңны тәмамлап, яхшы тәрбияче булып җитешүеңне  телим, үзең сайлап алган  хезмәтеңдә уңышлар юлдаш булсын, ә группаң гел алда барсын.

Рәшидә Вилданова.
Акъегет – Казан

P.S. Акъегет мулласы Фәргать Тимершин, шулай ук Акъегеттән Рөстәм Әсфәндияр улы, Хәмзә Хәмитов Сәгыева Диләләрдә
Коръән ашында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X