Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабантуй көннәре билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады.

Казанда ул 19 июньдә узачак.
ТР Президентының боерыгы буенча, Чаллыда Сабан туе 18 июньдә була. Район үзәкләрендә һәм торак пунктларында 11-13 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
Михаил Афанасьев «Каенлык» паркында милли бәйрәмне уздыру буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Очрашу барышында төп күңел ачу һәм спорт секцияләре, ял итү зоналары, мәдәни прог рамма һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
– Сабантуй – халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе, һәм шәһәребезнең 90 еллык юбилеен билгеләгәндә аны тагын да матуррак һәм күңеллерәк үткәрү безнең бурыч, – дип ассызыклады Яшел Үзән мэры.
Зеленодольск шәһәрендә Сабантуй – 12 июньдә, ә ра йоныбыз авылларында 11 июньдә узачак, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев