Сабан туе көннәре билгеле булды
Яшәеш

Сабан туе көннәре билгеле булды

Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.

Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән, республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) – 2018 елның 16-17 июнендә, ә Республикабыз башкаласы Казанда һәм Яр Чаллы шәһәрендә – 23 июньдә узачак.

Кырларда чәчү эшләрен вакытында һәм уңышлы тәмамлап, уразаларыбызны сау-сәламәт килеш җиренә җиткереп тотып, Сабан туен күтәренке кәефләр белән бәйрәм итәргә насыйп булсын.

Илсөя Завилейская фотосы.


Зеленодольск Сабантуй Яшел Үзән Казань Набережные челны

Нет комментариев