Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабан туе җитүне ат та сизә

Бизәлгән атлар – Сабантуй күрке. Шулай булса да, хәзер Сабан туйларында ат чабыш­лары сирәк уздырыла. Милли бәйрәмебезгә ямь өстәргә әле дә ярый Күгештән Гумәр абый Хәсәнов бар. Бизәлгән аты белән ул Норлатка да, Яшел Үзәнгә дә килә. Быел исә Миңгәр һәм Казан Сабан туена ямь өстәгән.

Ат җигеп Казанга кадәр барып кара әле син! Күгештән таңгы икедә чыгып, кичке бишкә Аккош күле буендагы мәйданга килеп җиткән ул.
– Сабан туе җитәргә 1-2 атна кала йөрәк үзенчә тибә башлый. Бизәү өчен бантлар алам, буйыйм, яңартам. Мин генә түгел, Алмачуарым да бәйрәм якынаюын алдан ук сизеп тора. Бизәлгән атка балаларны утыртып килү үзе бер күңелле һәм аларга да бәйрәм булсын дип, күңел өчен эшлим мин моны. Миңгәр Сабан туенда бизәлгән атлар арасында дүртенче урын алдым, велосипед бирделәр, – дип сөйли Гумәр абый.
Сабан туенда бала-чагага бәйрәм ясаса, Алма­чуар ел әйләнәсе хуҗалыкта зур ярдәмче дә әле ул. Гомер-гомергә шулай булган, аты булган хуҗалыктан кеше өзелми, чөнки иртә яздан эш башлана: бәрәңгесен утыртасы, сызасы, печән ташыйсы һәм башкалар. Хәсәновлар бервакытта да кеше гозеренә каршы килми, теләп булыша. Хуҗалыгында мал-туар асраган гаиләгә ат бигрәк тә кирәк. Заманында өч сыер тоткан булсалар, хәзер берәү генә. Яшь барган саен, күпләп мал асрау авырая шул. Үзең җитештергән азык-төлеген дә урнаштырасы бар бит. Хәсәновлар гаиләсе инде егерме еллап базарда сәүдә итә.
– Базардан акча эшләп кайтты диләр... Әйтүе генә җиңел шул.

Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№54).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Яшел Үзән районы Күгеш Казан Сабан туе Миңгәр