Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

С, Е витаминнары

Көн саен җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, үсемлек мае аша.

Көн саен С витамины кулланып, син гомереңне 12-18 елга озайта аласың. С витаминының җитешмәве кан тамырларының югары дәрәҗәдә зәгыйфләнүенә, гомуми хәлсезлеккә, теш чистартканда камашларның канавына, инфекцияләргә тиз бирешүчәнлеккә китерә. Ул барлык яшелчә һәм җиләк-җимештә бар, биг­рәк тә цитруслыларда, брокколи, яшел һәм кызыл борычта, җир җиләгендә (клубника) күп.
Е витамины – май эретүчән.  Ул җитешмәгәндә йөклелек вакытында бала үсүдән туктый, сөяк мие кансызлыктан җәфалана, йөрәк-кан тамырлары авырулары тарала һ.б. Әлеге витамин үсемлек майларында, чикләвекләр һәм орлыкларда, шулай ук бодай яралгысында була. Е витаминын кулланмау, тәмәке тарту куркынычы белән бер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИТАМИНЫ полезные свойства