Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Рөстәм Нургалиевич, ә сезнең белән фотога төшәргә ярыймы?»

Яшел Үзәндә 220 урынлы яңа «Кораблик» балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

– Балалар өчен нинди дә булса яхшылык эшләү мөмкинлеге булу һәрвакытта да күңелле. Бүген, яңа уку елы җиткәндә, үзенең тарихын Горький исемендәге завод белән бәйләячәк бик күркәм «Кораблик» балалар бакчасы ачыла. Һәм мин, биредә тәрбияләнүчеләрнең киләчәктә кораб лар төзүчеләр булачагына ышанам, – диде республика җитәкчесе, тантаналы чара барышында.

ТР Президенты, шулай ук, объектны үз вакытында – яңа уку елы башланганчы өлгерткәннәре өчен, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

БЕЛЕШМӘ. «Кораблик» балалар бакчасы Яшел Үзән шәһәрендә Тиховнин урамында урнашкан. Аны бер елдан да азрак вакыт эчендә төзеделәр. Биредә 12 төркем эшләячәк: алты ясле (1 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар), бер кече төркем (3 яшьтән 4 яшькә кадәр), бер өлкән (5 яшьтән 6 яшькә кадәр), шулай ук ике урта һәм ике әзерлек төркеме.

Исегезгә төшерәм, быел Яшел Үзәндә республика программасы хисабына ике балалар бакчасы: Новониколаевский бистәсендә 80 урынга һәм «Красный металлист» микрорайонында
220 урынга исәпләнгән «Кораблик» төзелде.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Яшел Үзән иҗтимагый мәйданын – «Родина» мәдәният йорты янындагы паркны карады. Тематик балалар уен мәйданчыгы, спорт зонасы, күп функцияле амфитеатр, утыртылган үсемлекләр һәм яңартылган юл өслеге, яктырткычлар урнаштырылган парк буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова үткәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миң неханов Instagramда Яшел Үзәндә булганда төшерелгән видеоның өзеген бастырды. Кадрлар «Родина» мәдәният йорты янындагы паркта шөгыльләнүче бию төркемен күрсәтә.

(Тулсынча газетабызның 62нче санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев