Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер

Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Идел буе федераль округында урнашкан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органнары җитәкчеләре советы утырышында хәбәр итте.

«Планда каралган бөтен эш башкарылды, оештыру планы әзерләнде, аңа 613,8 мең йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән. 7128 хисап участогы, 1185 исәпкә алу участогы формалаштырылды. Гражданнарны исәпкә алуны үткәрү өчен үз торак бинасыннан тыш тагын 1187 стационар участок булдырылган», - дип сөйләде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.
Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, халык санын алуга республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктларында хуҗалыклар тулысынча әзерләнгән. Ул сан алучылар эше өчен тиешле материаллар, шул исәптән цифрлы форматта әзерләнгәнен өстәде.

"Бу масштаблы чараны уздыру өчен барлык хакимият структураларының һәм оешмаларның гамәлләре килештерелде. Исәпкә алучылар сыйфатында беренче тапкыр волонтерлар җәлеп ителәчәк, - дип билгеләде докладчы. - Безнең өчен халык саны, аерым категория хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат мөһим. Һичшиксез, мәгълүмат республиканың социаль-икътисадый һәм демографик үсеш программаларын кабул итү өчен кирәк, без аны халык санын алу нәтиҗәләре буенча алачакбыз».

Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары төзәтелгән. "Әмма ул заманча технологияләр кулланып, югары оештыру дәрәҗәсендә узачак дип ышанам", - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев