Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә OZON логистика үзәген төзүне хуплады

Интернет-компания Татарстанда электрон коммерция базарын үстерергә ниятли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистика үзәге төзү буенча OZON инвестиция проектын хуплады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм OZON интернет-компаниясе генераль директоры Александр Шульгин катнашында эшлекле киңәшмә уздырды. Эшлекле очрашу барышында Татарстанда электрон коммерция базары үсеше өчен стратегик программа эшләү турында килештеләр”, - диелә хәбәрдә.

Татарстанда электрон коммерция базарын үстерү буенча стратегик программа OZON ресурслары һәм экспертизасы базасында Петербургта халыкара икътисад форумында тәкъдим ителәчәк.

“Татарстан өчен OZON белән берлектә мондый масштаблы проект башлану, беренче чиратта, Татарстан җитештерүчеләре өчен яңа шартлар булдыру. Республикадагы эшмәкәрләр заманча сатуның өстәмә каналларын ачачак. Моннан тыш, бу зур инвестицияләр, яңа эш урыннары һәм районның икътисади үсеш потенциалын киңәйтү”, - диде Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев.

OZON генераль директоры Александр Шульгин сүзләренчә, компания Татарстанда базар өчен онлайн-сату экосистемасын да актив үстерүне планлаштыра. Бу Татарстан халкы өчен миллионлаган товар алу мөмкинлеген һәм җирле бизнесны үстерү өчен яңа драйвер бирәчәк, дип йомгаклады ул.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев