Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: «Васильево өчен аерым үсеш программасы кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә Яшел Үзән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

Ул районда кече һәм урта бизнес үсешенә тукталды. Уңышлары белән беррәттән, авырткан нокталарны да билгеләде.
Республиканың иң зур бистәләренең берсе булган Васильевода халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Биредә 20 меңнән артык кеше яши. Шул ук вакытта, бистәдә эшсезлек чәчәк ата. Чөнки, соңгы елларда гына да биредә «Маяк», «Мехколонна», «Лесокомбинат», «Мостопоезд», «Восход» кебек берничә предприятие ябылды. Бөтен Россиягә танылган «Пыяла заводы» банкротлык хәлендә.
– Федераль трассада транспорт бөкеләрендә утырып, бистәдән көн саен 6 меңләп кеше акча эшләргә читкә китә. Васильевода предприятиеләрдән икмәк заводы һәм ике шифаханә эшли. Бу зур проблема һәм аны республика ярдәменнән башка хәл итеп булмый, – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.
ТР Президенты республика минис трлыкларына һәм ведомстволарына бистәнең социаль-икътисади үсеше программасын оператив рәвештә эшләргә кушты.
– Васильево, чыннан да, аерым игътибарга лаек. Аеруча нәтиҗәле булган чараларны билгеләү мөһим. Анда кешеләр эшле булсын һәм компанияләр кадрлар белән тәэмин ителсен өчен технопарк яисә нинди дә булса җитештерү мәсьәләсен карарга була. Моны хәзер үк башларга кирәк. Бу эшкә Казан да тартылсын, башкаланың ресурслары бар, бу проект аларга да кызыклы, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Район башлыгы чыгышына өстәмә доклад белән Олы Яке җирлегендә әле быел гына үз эшен булдырган «ТатЯгода» бренды җитәкчесе Айдар Шаһимәрданов сөйләде. Ул агропроектның төп этаплары, ирешелгән уңышлары һәм алда торган перспективалары турында җиткерде. 1 гектар мәйданны биләүче теплицада Италия дән кайтарылган җиләк үстерелә, инвестиция күләме 12 млн. сум. Фермер чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов эшмәкәргә республика ничек ярдәм итә алуы турында кызыксынды.
– 2020 елда Олы Карагуҗа авылында эко-комплекс булдырырга җыенабыз. Биредә агропарк, балык хуҗалыгы, маллар сарае төзеләчәк. Теләгебез туристик эко-авыл проектының энҗе бөртеген булдыру. Монда агро-аттракционнар белән күңел ачу һәм никах үзәкләре, кунакханә, мунча комплексы, Яшь фермер фабрикасы урнаштырылачак. Моның өчен безгә инфраструктура да, аерым алганда, юллар, ясалма сулык төзелешенә, шулай ук кооператив төзүгә дәүләт субсидияләре кирәк, – дип уртаклашты Айдар Шаһимәрдәнов.
Татарстан Президенты мондый проектларга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте һәм рес публика ведомстволарына фермер хуҗалыгына ярдәм итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев