Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов төнлә хастаханәдә россиялеләрнең хәлләрен белде

Бирегә аларны круиз лайнерыннан урнаштырдылар Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин үтү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр.

«Шулай килеп чыкты ки, безнең республиканың дүрт гражданы һәм бер бала, ягьни 8 кеше дә бер корабта иде, алар үзара аралаша. Безнең йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, бу гражданнарны кабул итәргә сәләтле булуы турында карар кабул иттек. Мин ышанам, пациентлар бу чорны уздырып жибәрсен өчен кирәк булганның барысын да без тәэмин итәчәкбез», - диде ул.

Хәзерге вакытта алар барысы да үзләрен яхшы хис итә, югары температура беркемдә дә юк, дип аңлатты Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.

Казанга очу махсус шартларда узды, аны озатып йөрүче экипаж шәхси саклану чараларында эшләделәр.

"Йогышлы авырулар хастаханәсе Казанда теләсә нинди авыруларны, хәтта аеруча куркыныч авыруларны булдырмау өчен заманча җиһазларга ия. Пациентларның торышы турында без җәмәгатьчелеккә көн саен хәбәр итәчәкбез», - дип ассызыклады Попова. Ул республика башлыгына Татарстанның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә югары әзерлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан һәм Казан табиблары бу ситуациягә бик югары оператив әзерлек күрсәтәләр. Россиялеләрнең сәламәтлеген саклау өчен хезмәт куйган республика җитәкчелегенә һәм медикларга рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте Роспотребнадзор җитәкчесе.

Бүген профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Россия туристларын махсус борт белән Diamond Princess круиз лайнерыннан китерделәр, анда коронавирус табылды. Татарстан башкаласына килү белән лайнерның барлык пассажирлары, шулай ук багаж махсус дезинфекция эшкәртү уздылар. Шундый ук процедурага бөтен техника, шул исәптән самолет та дучар ителде.

Хастаханәгә китерелгән сигез кеше 14 көн дәвамында аерым медицина боксларында күзәтеләчәк. Алар урнашкан бөтен блокны Росгвардия саклаячак. Карантинга урнаштырылган Россиялеләрдән көн саен анализлар алачаклар, кирәкле медицина процедуралары үткәрәчәкләр.

Коронавирус гадәти сезонлы вируслардан аерылмый диярлек, ә аннан үлем очраклары башка шау - шу куптарган инфекцияләрдән-кош гриппыннан, атипик пневмониядән һәм Эбола бизгәгеннән берничә тапкыр кимрәк.

Әлеге вирус яшь кешеләрне зарарламый диярлек,Кытайда йоктыручыларның күбесе-65 яшьтән өлкәнрәкләр. Уханада үлүчеләр саны арту шәһәрнең алга киткән медицина дәрәҗәсенә ия булмавы белән аңлатыла, диелгән Кытай сәламәтлек саклау министрлыгы хисапларында. Күп миллионлы шәһәргә реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә барлыгы 110 койка туры килде.

Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы теркәлгән инде. Икесе дә тиешле дәва алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев