Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтеннән коры сөт әйләнешен чикләүне сорады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка илдә коры сөт әйләнешен чикләүне сорап мөрәҗәгать итте.

Ул аны узган җомгада Сочида инвестицион форум кысасында хөкүмәт башлыгының губернаторлар белән очрашуында җиткерде.
— Дмитрий Анатольевич, кышкы чорда һәрвакыт сөт җитми, безнең республика аны  күп җитештерә һәм сата. Быел шундый хәл килеп чыкты, сөтне сатып булмый, бәясе дә узган елгыдан 5-8 сумга кимрәк, бу әлбәттә, халыкка зур проблема тудыра. Сөт комбинатлары коры сөт сатып алып, шуннан продукция җитештерә. Шуңа күрә сездән башка бу тема, мөгаен, хәл ителә алмас. Әгәр дә без коры сөттән продукция ясауга чик куймасак, ул зур югалтуларга китерәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Дмитрий Медведев бу ситуацияне тикшерергә кушып: «Мин Татарстан җитәкчесе китергән аргументка каршы килә алмыйм», – диде.
— Әйе, без Евразия союзы партнерлары белән төзелгән килешүләрне чикли алмыйбыз,  әмма без халык турында да уйларга тиеш. Икътисади принциплар аркасында коры сөт өчен базар ачып, нормаль сөт белән тәэмин итүне чикләү дөрес түгел, – диде ул әйткәннәренә өстәп.
Аннан алда Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чит илдән күпләп коры сөт һәм сөт продукциясен кайтару аркасында  Россия сөтенә ихтыяҗның кискен кимүен хәбәр иткән иде инде. Әйтелгәнчә, 2017 елда Татарстанда 1,8 млн тонна сөт җитештерелеп, ул аннан алдагы елдан 2,7 процентка күбрәк булган. Былтыргы  нәтиҗәләр буенча безнең республика сөт җитештерү буенча  илдә беренче урында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X