Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә өлеш керткән татарстанлыларга рәхмәт белдерде

ТР Президенты барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлады һәм тынычлык, бәхет, иминлек теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «республика үсешенә зур өлеш керткән барлык буын татарстанлыларга» рәхмәт белдерде. Ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәтен җиткерде. Татарстан җитәкчесе ТАССРның 100 еллыгына багышланган ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышында чыгыш ясады.

«Республика Дәүләт Советының юбилей сессиясе Автономияле Татарстан Республикасы төзелү турында Декретка кул куюның 100 еллыгының тарихи көнендә уза. Чыннан да, безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның икътисадый, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда хәлиткеч роль уйнады”, - диде ТР Президенты.

Кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф базасы төзелде, татар халкы мәдәнияте чәчәк атты, дип өстәде ул.

«Болар барысы да дәүләтчелекнең хәзерге формасына - Татарстан Республикасына күчү өчен тиешле шартлар тудырды. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә без туган республикабыз төзелүгә 100 ел дип игълан иттек», - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр онлайн-форматта бик күп чаралар үткәрә. "Пандемия шартлары безнең планнарга бераз төзәтмәләр кертте, әмма без бу истәлекле датага багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә үткәрү мөмкинлеген табачакбыз", - дип ышандырды ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлады һәм «тынычлык, бәхет һәм иминлек» теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X