Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: «Проблемаларны яшереп калырга ярамый»

Бу атнада Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район һәм шәһәр Советының берләшкән утыз өченче сессиясендә катнашты. Ә аңа кадәр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда булды.

Республика башлыгы предприя тиедә «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе булдыру турында сөйләште. 
– Без берләшмәнең мөмкинлекләрен һәм бердәм корпорация булдыруны анализлыйбыз, – дип җиткерде «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Мистахов. – Бу эшне дүрт юнәлештә: проектлаштыруда, судно төзелешендә, комплектлар җитештерүдә, судно ремонтлау һәм сервис булдыруда күрәбез. 
Төп стратегик бурыч – гражданлык юнәлешендәге судно төзелеше өлешен 30 процентка кадәр җиткерү. Бүгенге көндә ул моның бары өчтән берен генә тәшкил итә. Директор сүзләреннән аңлашылганча, корпорация төзелеше этаплап барачак. «Без 2025 елга кадәр өч тапкыр үсеш кичерәчәк һәм еллык әйләнеше 100 млрд сумнан да ким булмаган компания төзү бурычын куябыз. «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясен булдыруны хуплавыгызны сорыйм»,
– дип сүзен тәмамлады Ренат Мистахов.
Республика башлыгы «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе булдыру идеясен хуплады. 
– Стратегик яктан бу бик дөрес, әмма яңа корпорация янәшәсендә партнерлар булырга тиеш. Вакыты белән торба һәм башка икенчел җитештерүне аутсорсингка чыгарырга кирәк булачак, – дип ассызыклады Президент Рөстәм Миңнеханов.
Президентка предприятиенең яңартылган трубомедицина цехын да күрсәттеләр. Модернизация ләнгәннән соң алтынчы цехта судноларның мөһим системасын җыю һәм монтажлау өчен заманча җиһазлар урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов, цех белән танышканнан соң, эшчеләр белән очрашып, хезмәтләрендә уңышлар теләде. 
Район һәм шәһәр Советларының берләшкән сессиясендә Яшел Үзәннең социаль-икътисади үсеше буенча нәтиҗәләр һәм алга куелган бурычлар турындагы хисабы белән башлык Александр Тыгин чыгыш ясады. Шулай ук сәламәтлек өлкәсендәге проблемалар хакында үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде. Ә структур үзгәрешләр турында җылылык челтәре предприятиесе директоры Илнар Җиһаншин җиткерде. Барлык чыгышларны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов үз фикере белән уртаклашты. 
– Бүген сезне борчыган күп темалар яңгырады, чишү юлларын табарга тырышырбыз, – дип вәгъдә бирде Президент. – Горький исемендәге заводның хезмәт нәтиҗәләре уңай. Серго исемендәге заводның шулай ук киләчәге өметле.

Фото Президент.ру сайтыннан алынды.

Тулырак язма газетаның җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск визит Президента Татарстана