Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бүләкләр тапшырды

ТР Президенты сүзләренчә, чын мәхәббәт кенә кешеләрне бәхетле итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул итте, республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республика Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә бүген күп балалы гаиләләрне хөрмәтләдек», - дип билгеләп үтте Галимова. «Гаилә институтын ныгытудагы казанышлары һәм балаларны тәрбияләүләре өчен “Ата-ана даны” ордены медальләре, шулай ук “Ана даны - Материнская слава” медальләре тапшырылды», - дип өстәде ул.

«Ата-ана даны» ордены медальләрен Балтач районыннан 5 бала тәрбияләгән Фирая һәм Булат Зыятдиновлар алды.

“Ана даны - Материнская слава” медале Апас районыннан Гөлназ Гайнуллинага, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдиновага һәм Татьяна Сидоровага, Баулы районыннан Елена Козловага, Сарман районыннан Ландыш Нуриевага, Тәтеш районыннан Наталья Романовага, шулай ук Азнакай районыннан Гөлнара Фәттаховага бирелде. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, чын мәхәббәт кенә кешеләрне бәхетле итә дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев